news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 78 белем бирү оешмасында полицияне ашыгыч чакыру төймәсе юк

Муниципаль берәмлекләр бюджетларда бу чарага финанслар бүленгәнен белдергәннәр.

Татарстанның 78 белем бирү оешмасында полицияне ашыгыч чакыру төймәсе юк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Республиканың 78 белем бирү оешмасы полицияне ашыгыч чакырту өчен экстрен сигнализация төймәләре белән әлегә тәэмин ителмәгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында мәгариф объектларының капиталь төзелешен һәм ремонтын техник күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин белдерде.

«2019 ел башында Татарстанның 284 муниципаль белем бирү оешмаларында полицияне ашыгыч чакырту өчен экстрен сигнализация төймәләре булмау билгеләнде. Ел дәвамында барлык оешмаларны йөз процентка тәэмин итү максаты куелган иде. Хәзерге вакытта барлык белем бирү оешмаларының 98% экстрен сигнализация төймәләре белән тәэмин ителде.

Куркынычлык дәрәҗәсе беренче, икенче һәм өченче категориягә туры килгән белем бирү оешмаларының барысында да ярдәм чакыру төймәләре бар. Сигез муниципаль берәмлектәге дүртенче категориягә туры килгән 78 оешма ашыгыч ярдәм чакыру төймәләре белән әлегә тәэмин ителмичә кала», — ди Айрат Әхмәдишин.

Муниципаль берәмлекләр бюджетларда бу чарага финанслар бүленгәнен белдергәннәр.

Стационар ашыгыч ярдәм чакыру төймәләре керү ишекләре янына урнаштырыла, күчереп йөри торган экстрен сигнализация төймәләре берничә данәдә эшләнелә, алар оешма җитәкчесендә һәм саклык өчен җаваплы эшчеләрдә була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100