news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ОРВИ эпидемиясе аркасында КФУ медфакультеты лекцияләрне дистанцион форматка күчерде

Практик һәм лаборатор дәресләр вакытында укытучыларга маска кияргә тәкъдим ителде.

 ОРВИ эпидемиясе аркасында КФУ медфакультеты лекцияләрне дистанцион форматка күчерде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында агымдагы лекцияләрне дистанцион рәвештә үткәрә башладылар. Бу хакта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Кыясов күрсәтмәсендә әйтелгән.

«Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артуга бәйле рәвештә, шулай ук эпидемия таралуын кисәтү һәм стабильләшүе максатларында 27.02.2020 — 31.03.2020 чорда агымдагы лекцияләрне дистанцион форматка күчерергә күрсәтмә бирәм», диелә документта.

Практик дәресләр һәм семинарлар вакытында укытучыларга битлек кияргә киңәш ителә. Кирәк булганда төркемнәрдә карантин игълан ителәчәк һәм гамәли дәресләрне дистанцион укытуга күчерәчәкләр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтендә бу мәсьәләнең үз компетенцияләрендә булмавын әйттеләр. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында югары уку йортларының үзләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Әлеге хәбәр басылып чыккан вакытта КФУ матбугат хезмәте җавабы булмады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100