Казанда белгечләр күп этнослы киңлектә рус теле һәм рус әдәбияты үсеше мәсьәләләре турында фикер алыша

Гражданнарның этномәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә йөз тоткан дәүләт программаларына быел 330 млн сум акча каралган

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Халыклар дуслыгы йортында “Күп этнослы киңлектә рус теле һәм рус әдәбияты: теоретик һәм гамәли аспектлар” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Ул “Знание” җәмгыяте гомумроссия иҗтимагый оешмасының конкурс комиссиясе карары нигезендә үткәрелә, әлеге карар буенча, Татарстан халыклары ассамблеясенә, мөһим проектны гамәлгә ашыру максаты белән, грант бирелгән.

Конференциянең төп максаты – Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми теле, якын һәм ерак чит илләрдәге халыкның билгеле бер өлешенең аралашу чарасы, дәүләт теле, Россия Федерациясе халыклары мәдәниятләренең багланышларын үзара тулыландыру коралы буларак, рус теленең уникаль мөмкинлекләрен бүгенге көн җәмгыятендә тулысынча ачып бирү өчен шартлар тудыру буенча алдынгы тәҗрибә алмашу.

 

Конференциянең бурычлары рус теленең күп мәдәниятле мохиттә актив үсешен тәэмин итү; Россия һәм чит ил халыкларының үзара элемтәсе нигезе буларак, рус теле позицияләрен ныгыту; бүгенге көннең мәгълүмати киңлеге шартларында рус теле, рус әдәбияты һәм рус мәдәнияте үсеше тенденцияләрен өйрәнүдән гыйбарәт.

 

Конференцияне “Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, “Түбән Кама шәһәренең рус җәмгыяте” җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Василий Носов ачып җибәрде. Аның сүзләренә караганда, төбәк иҗтимагый оешмасына 2012 нче елның декабрендә нигез салына. Бүгенге көндә республиканың 35 район һәм шәһәрендә аның филиаллары эшли. “Без ТР Халыклары ассамблеясе, хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Рус православие чиркәве белән дә тыгыз элемтәдә”, - дип белдерде Василий Носов. Ул бүгенге конференциянең күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанычын җиткерде.

ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев конференциядә катнашучыларны ТР дәүләт хакимияте органнары, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, конференцияне уздыру өчен ТР Халыклары ассамблеясенә федераль грант бирелүе зур әһәмияткә ия. А. Терентьев ассызыклап үткәнчә, бүген гражданнар инициативаларына юл ачылганнан ачыла бара. Александр Терентьев ТР халыклары ассамблеясенә караган 11 иҗтимагый оешманың узган елда 3,3 млн сумлык грантлар алуга ирешүен искәртеп узды.

Алга таба чыгышында ул тарихка күз салып, 20 ел элек ТР халыкларының беренче корылтае узганын, анда барлык диаспора вәкилләренең җыелышып фикер алышуын, корылтайда милли-мәдәни оешмалар ассоциациясен булдыру, Халыклар дуслыгы йортын төзү турында карар кабул ителүен, соңрак ассоциациянең ассамблеягә әверелүен билгеләп узды. Бүген аның филиаллары республиканың төрле шәһәр һәм районнарында эшли, Халыклар дуслыгы йорты өч шәһәрдә булдырылды.

Александр Терентьев катлаулы чорларда рус мәдәнияте һәм традицияләрен активлаштыру белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәтен җиткерде. “Рус мәдәнияте җәмгыяте 90 нчы елларда күп кенә инициативалар белән чыкты, алар күбесе дәүләт програмалары белән ныгытылды. Һичшиксез, бер урында таптанырга ярамый, алга хәрәкәт итәргә кирәк. Бүгенге көндә дәүләт хакимияте органнары тарафыннан аз эш башкарылмый, әмма проблемалы мәсьәләләр дә шактый”, - дип белдерде ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе. Ул республикада гражданнарның этномәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә йөз тоткан күп кенә дәүләт программалары кабул ителүен әйтте. 2014 нче елга аларның тәэминатына 330 млн сумга якын акча каралган. 2013 нче елда гына да дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, Татарстанның дәүләт һәм башка телләре үсешен кайгырткан, социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итүне күздә тоткан, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш программалары кабул ителде, диде А. Терентьев.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә рус теленең статусы, аны өйрәнүгә югары таләпләр куя. “Республикабызда рус теле торышы һәм үсеше өчен мәгариф системасы төп җаваплылык үзәге булып саналадыр, мөгаен. Хәер, бүген рус телен өйрәнү һәм аны үстерүдә хөкем сөргән проблемалар илнең барлык төбәкләренә дә хас”, - дип белдерде Андрей Поминов.

Конференциянең пленар утырышыннан соң, сөйләшү рус теленең филологик һәм белем бирү аспектларын чагылдыручы 4 секция утырышында дәвам итте.