news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен документлар Парижга барып җиткән

Казан федераль университетының Энгельгардт исемендәге һәм югары уку йортының төп бинасы ишегалдындагы обсерваторияләрен ЮНЕСКО объектлары номинациясенә кертергә телиләр.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Парижга бүген Казан обсерваторияләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү өчен номинацияләү досьесы — биш томлык документ китерелгән.

«Без беренче февральгә кадәр барлык документларны тапшырып бетерергә тиеш идек. Бүген документлар Парижга килеп җиткән. Почта хезмәте аша алар вәкиллеккә тапшырылачак. 31 нче числога без документларның ЮНЕСКОга керүен көтәбез», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Исегезгә төшерәбез, ЮНЕСКОның штаб-фатиры Парижда урнашкан.

Хәйретдинов сүзләренчә, номинацияләү досьесы «чынлап та зур фолиант». Аңа Казан федераль университетының Энгельгардт исемендәге шәһәрдән читтәге һәм югары уку йортының төп бинасы ишегалдындагы обсерваторияләренең төп текст-тасвирламасы да, фотоматериаллар да, картография материаллары да, ЮНЕСКО потенциаль объектының территориясе белән идарә итү планы проекты да кертелгән.

Рамил Хәйретдинов хәзер КФУ ның шәһәрдән читтә урнашкан обсерваториясендә астропарк оештырылуын әйтте. Аның сүзләренчә, 2021 елда Казан университеты астрономия обсерваториясенең махсус музеен оештыруны раслаган. 2022 елда монда тулы бер музей комплексы ачылачак, диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100