Казанда 2013 елда узачак Универсиада авылына 39 илдән килгән студентлар урнашты

Бүгенге көндә 2013 елгы Универсиада авылында 39 илдән килгән 3 меңгә якын студент яши

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүгенге көндә 2013 елгы Универсиада авылында 39 илдән килгән 3 меңгә якын студент яши. Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев бүген Казанда узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта хәбәр итте.
Фәрит Габделганиевның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 2013 елгы Уеннар авылы территориясендә тиешле инфраструктура булдырылган – медицина пункты, даруханә, спорт, сак объектлары эшли. 2013 елгы Универсиада авылына тәүге студентларны урнаштыру белән 30 дан артык спорт чарасы үткәрелгән.
Фәрит Габделганиев хәбәр иткәнчә, Универсиада авылының “С” кластерын 2011 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшыру күздә тотыла. Өченче кластерга Идел буе спорт академиясе студентлары урнаштырылачак. Параллель рәвештә Халыкара матбугат үзәге дә ачылачак. 2013 елгы Уеннар барган көннәрдә биредә аккредитация, команда үзәге, финанс һәм башка хезмәтләр урнашыр дип көтелә.
2013 елның җәендә Универсиада авылы 170 тән артык илдән Бөтендөнья студентлар уеннарында катнашучы 13,5 меңгә якын кешене – спортчылар, тренерлар, делегация җитәкчеләрен кабул итәчәк. Студентлар Универсиада авылында яшәгәннән соң бүлмәләргә косметик ремонт ясау күздә тотыла.