Чүпрәле районында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары булып узды

Зур Аксу урта мәктәбе базасында җыелган укытучыларга ике ачык дәрес тәкъдим ителде

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чүпрәле муниципаль районының Зур Аксу урта мәктәбе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары булып узды. Семинар “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре эчтәлеген дәүләт стандарты контексты нигезендә формалаштыру” темасына багышланды, дип хәбәр ителә “Туган як” газетасында.
Семинарда катнашучыларга 10 сыйныфта җәмгыять белеме буенча “Хезмәт һәм капитал арасындагы бәйлелек” һәм 9 сыйныфта тарих буенча “СССРда XX гасырның 30 нчы елларында социализм төзү” (үткән материалны ныгыту һәм йомгаклау) темалары буенча ике ачык дәрес тәкъдим ителде. Шулай ук семинарда катнашучыларга Зур Аксу авылының һәм мәктәбенең тарихы белән танышу мөмкинлеге тудырылды.
Семинар-киңәшмәне “Укучыларны тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча олимпиадага әзерләүнең үзенчәлекләре. Олимпиаданың муниципаль этабын анализлау” темасы буенча оештырылган “түгәрәк өстәл” дәвам итте. Зур Аксу мәктәбенең 9,10,11 сыйныф укучылары ел саен тарих, җәмгыять белеме, хокук һәм икътисад фәннәре буенча олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулауга ирешә, БДИны әлеге фәннәр буенча күп сайлыйлар икән.