news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә педагог-психологлар өчен төбәкара семинар-квест узды

Семинарда теория белән практика бергә алып барылды.

(Әгерҗе, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗенең 4нче мәктәбендә Әгерҗе һәм Удмуртиянең Кече Пурга районнары педагог-психологлары өчен төбәкара семинар-квест узды

Күптән түгел Әгерҗе һәм Удмуртиянең Кече Пурга районнары мәгариф идарәләре арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Педагог-психологлар өчен уздырылган семинар-квест — бу килешү кысаларында уздырылган чараларның беренчесе.

Семинарда теория белән практика бергә алып барылды. Педагоглар «Белем бирү киңлегендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик һәм диагностик ярдәм күрсәтү» темасына белемнәрен камилләштерү белән бергә, төрле тренингларда, мастер-классларда катнаштылар, төрле диагностик комплексларда эшләү тәҗрибәсе белән таныштылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100