Балалар бакчаларында бәйрәм иртәләрендә ата-аналар катнаша алачак

Аларга коронавирус пандемиясе шартларында санитар таләпләрне үтәргә кирәк.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ата-аналарга, санитар таләпләрне үтәгән очракта, балалар бакчаларында оештырылган бәйрәм иртәләрендә катнашырга рөхсәт ителде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләреннән килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә җавабында шул хакта хәбәр итә.

«СанПиН (3.½.4.3598-20) кагыйдәләре нигезендә, ата-аналарның балалар бакчасына керүен чикләү буенча таләпләр булмаган кебек үк, бер мәктәпкәчә төркем кысаларында төрле чаралар, шул исәптән бәйрәм чаралары үткәрүгә карата чикләүләр юк», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Шуның белән бергә, коронавирус пандемиясе дәвам иткән шартларда санитар таләпләрне үтәргә кирәк. Биредә температураны тикшерү, кулны антисептиклар белән эшкәртү һәм битлек куллану хакында сүз бара.

«Ата-аналар катнашында чара үткәрү мөмкинлеге турындагы карарны балалар бакчасы мөдире кабул итә», — дип искәрттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Моңа кадәр ведомство ата-аналар өчен тагын да катгыйрак чикләүләр хакында хәбәр иткән иде. Ноябрь башына булган мәгълүматлар нигезендә, балалар бакчасында оештырылган бәйрәм иртәсендә әти-әниләрнең берсе генә катнашырга хокуклы. Аның вакцинация турындагы QR-коды яки ярты ел эчендә коронавирус инфекциясен кичерүе турында белешмәсе булырга тиеш.