Теләчедә Татарстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан чаралар уза

Бәйгенең икенче өлешендә укучылар “100 еллыкка - 100 сорау бәйгесендә” катнашты.

(Теләче, 27 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Милли белем һәм тәрбия буенча база мәктәбе булган Иске Җөри урта мәктәбендә Татарстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан чара узды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова: “Үз гаиләңне, республикаңны яратырга кирәк. Мондый төрдәге чараларны ел саен үткәрүне традициягә кертик. Үткәрелгән чара, бәйгеләрнең нәтиҗәсе булсын. Татарстан тарихы буенча без белемнәребезне тагын да яхшыртырбыз. Без барысын да булдыра алабыз”, - диде. Чарада катнашкан район мәгариф бүлеге методисты Хәния Җиһангәрәева укучыларга: “Танылган галим Каюм Насыйри да “Тарихын белмәгәннең киләчәге юк”, - дигән. Безнең тарихыбыз үзебезнең гаиләдән, яши торган төбәгебездән башлана. Бүген, укучылар, сезгә үзегезнең белемнәрне сынарга мөмкинлек бар. Һәрберегезгә уңышлар, батырлык телим”, - диде, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Бәйге барышында районның 7 – 8 сыйныф укучылары “Татарстан Республикасының бүгенге мәдәнияте”, “Республиканың Бөек Ватан сугышы геройлары”, “Дәверләр авазында туган төбәгем”, “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен”, “Безнең төбәк”, “Барлык юллар Казанга илтә”, “Казан шәһәренең тарихи һәм истәлекле урыннары” һәм башкалар турында презентацияләр ясадылар. Сайлап алган темаларын шигъри юллар, җырлар белән тулыландыручы мәктәпләр дә аз булмады. Әлеге турда беренче урынга Баландыш төп мәктәбе, икенчегә Олы Мәтәскә урта мәктәбе, өченчегә Шармыш төп һәм Иске Җөри, Үзәк урта мәктәпләре лаек булды.

Бәйгенең икенче өлешендә, укучылар “100 еллыкка - 100 сорау бәйгесендә” катнашты. Алар “Үзебезнең уен” дип аталган бәйге барышында “Безнең төбәк борынгы заманда”, “Идел Болгары”, “Алтын Урда чоры”, “Казан ханлыгы”, “Төбәгебез Россия дәүләте составында”, “Башкалабыз Казан” дип исемләнгән һәм башка бүлекләрдәге сорауларга һәр мәктәп төгәл, тулы җавап бирде. Әлеге тур нәтиҗәләре буенча беренче урынга - Олы Мәтәскә, икенчегә - Иске Җөри, Олы Нырсы урта мәктәпләре, өченчегә Үзәк урта мәктәпләре чыкты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды, диелә район басмасында.