Мамадыш мәктәпләренә бәрәңге мәйданнарын ике мәртәбәгә зурайту бурычы куелды

Киләсе елдан калган яшелчәләрне алар үз ихтыяҗлары өчен генә утыртачак

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Хафизов мәктәп директорлары белән киңәшмә үткәрде. Анда киләсе елда мәктәпләр алдына бәрәңге мәйданнарын ике мәртәбәгә зурайту бурычы куелды. Калган яшелчәләрне алар үз ихтыяҗлары өчен генә утыртачак. Бу хакта “Нократ” хәбәрчеләре яза.
Агымдагы елда мәктәпләр көче белән 70 гектарга якын мәйданда бәрәңге үстерелеп, барлыгы 469 тонна уңыш җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңышның чыгышында чуарлык күзәтелә. Иң күп уңыш - Җөри урта мәктәбендә. Биредә 7,5 гектарда 78 тонна бәрәңге үстерелгән. Хәер, чуарлыкны орлыкның бер гектарга технология буенча җитәрлек күләмдә күмдерелмәве белән дә аңлатырга була. Кайсыбер участокларга гектарына 1,5-2 тонна гына бәрәңге утыртылуын да истән чыгармаска кирәк. Ә технология буенча ул 3-4 тонна булырга тиеш. Шуңа күрә киләсе елда әлеге саннарны күз уңында тоту зарур. Орлыкны язга чаклы югалтуларсыз саклау кирәклеге дә ассызыклап үтелде.