Олег Хисамов: Татарстан топонимнары каталогы географиясен киңәйтергә теләк бар

Бүген каталогта 7 меңнән артык топоним урнаштырылган.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов Татарстан Республикасы топонимнары каталогы географиясен киңәйтү нияте булуын әйтте.

«Каталог базасын тутыру мөмкинлекләрен арттыру өстендә эш алып барабыз. Алга таба каталогның географиясен дә киңәйтергә теләк бар. Татарстанда гына чикләнмичә, татарлар яшәгән башка төбәкләрнең топонимик базасын урнаштырырга, соңрак барлык төрки атамаларын да монда кертергә ният бар. Бу уникаль проект. Россиядә аңа тиңдәшләр юк», — диде Олег Хисамов Фәннәр Академиясендә электрон проектлар презентациясендә.

Бүген каталогта 7 меңнән артык топоним урнаштырылган. Хисамов сүзләренчә, бу әле соңгы сан түгел. Бүген каталог Интернетта махсус сайт рәвешендә эшли, ике телдә тәкъдим ителә. Анда мәгълүматлар базасы һәм картографик мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү чарасы дигән бүлекләр бар. Каталог төзү өчен материал институт үткәргән экспедицияләр барышында туплана.

Каталог барлык төр географик объектларның атамаларын — торак пункт, төрле сулык атамаларын һәм башка географик атамаларны туплый.

«Мәгълүматлар базасына топонимнар өч төргә бүлеп кертелде: торак пункт атамалары, барлык төр сулыклар атамалары, урман, кыр-болын, чокыр, күпер һәм башка объект атамалары. Аларның яңа һәм иске вариантлары, башка төрләре, халык сөйләмендә генә кулланылган атамалары да кертелә», — диде Олег Хисамов.

Ул TATZET платформасы 20дән артык электрон проекттан торганын әйтте. Алар арасында «Сүзлекләрнең электрон фонды», «Татар халык сөйләшләренең электрон атласы» һәм башкалар бар. «Татар халык сөйләшләренең таралу ареалын, аерым авазлар, сүзләрнең грамматик күренешләрнең таралышын ачык күрәбез. Тарихи карталар да урын алган», — диде.