“Магнит резонансының заманча үсеше-2010” темасына Халыкара симпозитум булачак

Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры профессор Кев Салихов шул хакта аңлатма бирә
(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан башкаласы Казанда 28 сентябрьдән 1 октябрьгәчә “Магнит резонансының заманча үсеше-2010” темасына Халыкара симпозитум уздырылачак.

ТР Фәннәр академиясендә Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру вакыйгасы кысаларында оештырылган әлеге симпозиум программасында каралганча, 28е көн дәвамында РФА Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтында (Себер тракты, 10/7) фәнни сессия була, ул икенче көнне дә төшке ашка кадәр дәвам иттерелә. Симпозиумда катнашучылар Казан (Идел буе) федераль университетында (Кремль ур., 18) яшь физикларга Е.К.Завойский исемендәге Казан премиясен (аны мэрия гамәлгә куйган) тапшыру тантанасында катнаша. 30 сентябрьдә исә Казан физика-техника институтында янә төшкә кадәр фәнни сессия уздырыла, аннары шундый чара “Брукер” компаниясенең 50 еллык юбилеена багышлап үткәрелә.

Германиядән шуңа махсус килгән “Брокер” компаниясе консультанты, МДУның шәрәфле профессоры Уве Айххофф (фотосурәттә ул - уңда) конференциядә ачыклык керткәнчә, әлеге компания электрон спиннарны теркәп билгеләнгән юнәлештә идарә итә ала торган иң заманча аналитик приборлар җитештерә, шулардан, мәсәлән, ЯМР, ЭПР спектометрлары һәм бик нык үткәрү магнитлары нигезендәге МР томографлары ярдәмендә төрле өлкәләрдә фәнни тикшеренүләрдә һәм сәнәгатьтә кулланылышта.

1 октябрьдә шунда ук дәвам иттерелгән фәнни сессиядән соң, 14.00 сәгатьтә ТР Фәннәр академиясе бинасында (Бауман ур., 20) Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасы башлана. Германиядән килеп, “Органик материаллар структурасы, динамикасы һәм функциясе: магнит резонансы ярдәмендә без нәрсәләр белә алабыз?” темасына симпозиумда лекция укыячак Макс Планк исемендәге Полимерлар өлкәсендә тикшеренү институты директоры профессоры Ханс Вольфганг Шписс халыкара премиянең быелгы лауреаты булып танылу ала.

Бүген бу уңайдан ТР Фәннәр академиясендә уздырылган матбугат конференциясендә шушы премияне бирү комитеты рәисе, РФА Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры һәм Казан (Идел буе) федераль университетының химик физика кафедрасы мөдире профессор Кев Салихов (фотосурәттә - сулда), Е.К.Завойский исемендәге премия 1991 елдан бирлде бирелә килеп, моңарчы аңа берничәшәр тапкыр АКШ, Бөекбритания, Россия, Германия, Нидерланд, Израиль илләре галимнәре лаек дип табылды, дип шәрехләде. Мондый премия булдыру Казан дәүләт университеты физика кафедрасы мөдире доцент Евгений Завойский тарафыннан 1944 елда Казанда эксперименталь юл белән беренче тапкыр электрон парамагнит резонанс (ЭПР) табылуга бәйле. Казан магнит радиоспектроскопия фәнни мәктәбенә нигез салган һәм СССР күләмендә зур танылу алган Е.К.Завойский - галәм киңлегендә ачыш ясаган бәхетле язмышлы галим ул, дип саный К.Салихов. Чөнки аның ачышы кулланылышта, актуаль, әйтик, ЭПР ярдәмендә төрле әйбернең сыйфатын ачыклап, миллионнарча елларгы археологик табылдыкларның килеп чыгыш вакытын билгеләп була, медицинада томографлар һ.б. күптөрле приборлар шушы нигездә эшли, нурланыш терапиясендә аның әһәмияте бәяләп бетергесез һ.б. “Евгений Константинович Завойский Нобель премиясенә лаек галим, сүз дә юк, ләкин тормышта шуңа лаеклар күп була – монда бернишләп булмый. Шуны да онытмыйк: ачыш 1944 елда булган, ул вакыттагы вазгыятьне дә исәпкә алырга кирәк”, - дип искәртте галим. Аның хезмәтләрен, фәнгә керткән өлешен, тормышын дөньякүләм күрсәтү максатында, институт узган елны бүләк итеп бирү максатларында гына инглиз телендә “EPR” (ягъни ЭПР) дип аталган китап бастырган. Дөрес, аның турында соңгы елларда берничә китап чыкты, ләкин алар олуг галимнең эшчәнлек үзенчәлекләрен күрсәтерлек түгел иде, шуны исәпкә алып, бу саллы басмада “бушлыклар” мөмкин кадәр тулыландырылды, шулай ук, анда Завойский исемендәге премия лауреатларының һәркайсы хакында материал һәм алар язган эсселар урын алды, дип шәрехләде институт директоры. Моннан тыш, Е.К.Завойский дәреслекләргә кертелгән, лазер дисклар чыгарылган, укучылар өчен ачык дәресләр уздырылган.

Николай Лобачевский исемендәге Халыкара премиянең бүген онытылып бара – бу гафу итмәслек хата һәм аны торгызу кирәк, шушы соңгы басма үрнәгендә бөек математикның тормышы, хезмәтләре турында шәп итеп китап бастыру зарур, дип саный Кев Салихов.