Казанга татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия корылтаенда катнашучылар килә башлады

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырыла торган съездда Россиянең 38 төбәгеннән 450 делегат катнашуы көтелә

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Казанга татар теле һәм әдәбияты укытучылары, этномәдәни (татар) компонентлы белем бирүче мәктәпләр җитәкчеләренең бөтенроссия корылтаенда катнашучылар килә башлады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырыла торган съездда Россиянең 38 төбәгеннән 450 делегат катнашуы көтелә.
Җыенның секция утырышлары иртәгә – 28 сентябрьдә Казан шәһәре мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында, ТДГПУда уза. Пленар утырыш 29 сентябрьгә билгеләнгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, корылтайда милли (этномилли) мәгарифне үстерү, туган телне һәм әдәбиятны үстерүдә инновацион алымнар куллану, тел белемендә мәдәниятлар диалогын тормышка ашыру, этномилли мәгарифне үстерүдә хакимият һәм милли-мәдәни мөхтәриятләрнең бәйләнеше, һөнәри белем бирү процессында туган телне өйрәнү кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.