Казанның яңа торак массивларында 12 мәктәп төзү таләп ителә – Илсур Һадиуллин

“Солнечный город”, “Светлая долина”, “XXI век” торак массивларында бу мәсьәлә аеруча актуаль

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясе үткәрелде. Анда Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Белем бирү-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов һ.б. катнашты.

Төп доклад белән Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин чыгышы ясады. Аның сүзләренә караганда, Казанда мәгариф системасы үсешенә ел саен шәһәр бюджетының 60 проценттан артык өлеше тотыла.

Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, узган уку елында башкаланың 19 мәктәбендә, агымдагысында исә 290 белем бирү йортында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Ел ахырына кадәр 20 балалар бакчасын файдаланылышка тапшыру күздә тотыла.

Мәгариф идарәсе башлыгы хәл ителмәгән проблемаларга да игътибар юнәлтте. Алар рәтендә – мәктәпкәчә белем бирү йортларын, мәктәпләрдә спорт залларын капиталь төзекләндерү, яңа мәктәпләр салу. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, соңгы елларда демографик үсеш “дулкыны” сәбәпле, урыннарга кытлык балалар бакчаларында гына түгел, урта мәктәпләрдә дә күзәтелә. “Шәһәрнең бик тиз үсә торган микрорайоннарында 12 мәктәп җитми. “Солнечный город”, “Светлая долина”, “XXI век” һ.б. яңа торак массивларында бу мәсьәлә аеруча актуаль”, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин. Шул ук вакытта ул, урыннар булдырудан тыш, заман таләпләренә җавап бирә торган белем бирү мохите барлыкка китерү заруриятен ассызыклап узды.

Мәктәпкәчә мәгариф турында сүз йөрткәндә, чыгыш ясаучы 64 меңнән артык бәләкәй казанлының балалар бакчаларына йөрүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бүген 1,5-3 яшьтәге 15,5 мең бәләкәч бакчага чират көтә. “Казанда хосусый һәм гаилә бакчалары саны артты. Моннан тыш, буш мәйданнарны нәтиҗәле файдалану максатыннан, кайбер башкала мәктәпләре базасында мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга 632 урын булдырылды”, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин үзенең чыгышында.

Алга таба мәгариф идарәсе башлыгы Казан чыгарылышларының БДИ нәтиҗәләре, укучыларның бөтенроссия, халыкара фән олимпиадаларында яулаган уңышлары, шулай ук профессиональ кадрлар әзерләү, инклюзив белем бирү формалары, сәләтле балалар белән эшләү һ.б. мәсьәләләр турында хисап тотты.

Конференциядә шулай ук Илсур Метшин, Андрей Поминов, Олег Морозов, башкаланың әйдәп баручы белем бирү йортлары җитәкчеләре, укытучылары, шул исәптән “ТР Ел укытучысы – 2015” бәйгесендә җиңеп чыккан Казанның Киров районы 151нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучы Евгения Родионова чыгыш ясады.

Фотосурәт realnoevremya.ru сайтыннан алынды.