Татарстанда яңа уку елында 374 мең 633 укучы мәктәпкә бара

ИФОда 2014-2015 уку елында 2,8 млн бала өчен 10,3 меңнән артык гомуми белем бирү оешмасы гамәлдә булачак

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Кичә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алсу Гайнетдинова рәислегендә ИФО төбәкләре мәктәпләренең 2014-2015 уку елына әзерлеге мәсьәләсе буенча видеокнференцэлемтә режимында округ киңәшмәсе узган.

Киңәшмәдә ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев, полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров катнашкан.
Чарада катнашучылар мәктәпләрнең уку елы башыннан белем бирү эшчәнлеген алып баруга әзерлек дәрәҗәсе, педагогик кадрлар белән тәэминаты, укучыларны бушай дәреслекләр белән тәэмин итү, укучыларны тукландыру һәм медицина ярдәме күрсәтү, гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше һәм санитария-эпидемиология ягыннан торышы турында фикер алышкан.
Бу хакта ТР буенча Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел 1 сентябрьдә Татарстанда 374 мең 633 укучы мәктәпкә бара. Республика мәктәпләренең барысы да автомат эшли торган янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган, тукландыру блоклары бар. Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 94,2 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Медицина кабинетлары исә 695 мәктәптә бар, педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш – 99,86 процент. Гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучылар бушлай таратыла торган дәреслекләр белән тәэмин ителеш болайрак: федераль дәреслекләр белән – 98 процент, региональ дәреслекләр белән – 100 процент. Яңа уку елына мәктәпләрнең һәммәсе дә укучыларны кабул итәргә әзер булачак.

Идел буе федераль округында 2014-2015 уку елында 2,8 млн. бала ( аларның 307,8 меңе – беренче класска керүчеләр) өчен 10,3 меңнән артык гомумбелем бирү оешмасы гамәлдә була. 1 сентябрьдән округның 10 төбәгендә, төзелгәннән һәм реконструкцияләнгәннән соң, өстәмә 16 мәктәп ачыла. 26 август белешмәләре буенча, тулаем округ буенча яңа уку елына әзерлек 98 процент тәшкил итә. Ведомствоара комиссияләр тарафыннан кругтагы төбәкләрнең гомумбелем бирү оешмаларын яңа уку елына кабул итү расланган графиклар буенча үткәреләчәк һәм 31 августка кадәр төгәлләнәчәк.

Округның төбәкләрендәге мәктәпләрнең яңа уку елына үз вакытында әзерлеге мәсьәләләре РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты контроленда була.

.