КФУны үзгәртеп кору буенча документлар РФ Финанслар министрлыгына вакытында тапшырылырга тиеш

Утырышта КФУга кушыла торган һәр вузда үзгәртеп кору буенча җаваплы кешеләрне билгеләргә тәкъдим ителде

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Казан федераль университетының ректор Илашт Гафуров җитәкчелегендәге чираттагы ректорат утырышы узды. Утырышта вузны үзгәртеп коруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректор Лариса Шиловская хәбәр иткәнчә, вузны үзгәртеп кору буенча документлар РФ Финанслар министрлыгының Социаль өлкә һәм фән тармакларында бюджет сәясәте департаментына вакытында тапшырылырга тиеш. Утырышта КФУга кушыла торган һәр вузда үзгәртеп кору буенча җаваплы кешеләрне билгеләргә тәкъдим ителде. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.