Россия Фәннәр академиясен реформалау турында игълан ителде

Шул хакта закон проекты каралачак

 (Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россия Фәннәр академиясен якын арада реформалау турында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев игълан белән чыккан.

Аның сүзләренчә, бу система инде күптән яңарышка мохтаҗ, ул ил үсешенең хәзерге заман таләпләренә тулы күләмдә җавап бирми. РФ Хөкүмәтенең бүгенге утырышында дәүләт академияләре системасын реформалау мәсьәләсе һәм шуның буенча федераль закон проекты каралачак, Россия Фәннәр академиясен милек һәм коммуналь хуҗалык белән идарә итү кебек үзе өчен чит-ят булган функцияләрдән арындырып, эшчәнлеген, барыннан да элек, фән һәм тикшеренүгә юнәлтү мөһим дип саный ул, дип хәбәр итә федераль электрон мәгълүмат чаралары.

РФ мәгариф министры Дмитрий Ливановның, РФА үзгәртеп кору турындагы закон проекты РАН, шулай ук медицина (РМФА) һәм авыл хуҗалыгы (РАХФА) фәннәре академигы һәм әгъза-мөхбире исем-дәрәҗәләре урынына бердәм РФА академигы исеме кертүне күздә тота, дип белдерүен китерә ИТАР-ТАСС. Моннан тыш, РАН академикларын сайлауга өчьеллык мораторий салыначак.

Киләсе атнага закон проекты Дәүләт Думасына кертеләчәге билгеле.

Искәртеп үтәбез: РФАнең фәнни юнәлешләр буенча бүлекләре 11: математика; физика; нанотехнологияләр һәм мәгълүмати технологияләр; энергетика, машина төзелеше, механика һәм идарә процесслары; җәмгыять белеме; физиология һәм фундаменталь медицина; биология; тарих-филология; глобаль проблемалар һәм халыкара мөнәсәбәтләр фәннәре; Җир турындагы фәннәр; химия һәм материаллар турындагы фәннәр. Хәзерге вакытта Владимир Евгеньевич Фортов президентлыгындагы Россия Фәннәр академиясенең илебез төбәкләрендә Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал региональ бүлекләре һәм Казан (рәисе - Олег Герольдович Синяшин), Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа, Самара, Сарытау, Карелия, Кольский (Апатитыда), Көньяк (Ростов-на-Донуда), Владикавказ, Пущин, Черноголовка, Троицк, Дагстан, Кабарда-Балкар фәнни үзәкләре бар - барлыгы 15.