Кэшбэк программасы буенча балалар лагерьларына юллама өчен 250дән артык гариза кергән

Ата-аналар җәйге сменаларга балалар стационар лагерьларына юллама сатып ала һәм түләнгән сумманың 50 процентын кире кайтара.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстанда 250дән артык ата-ана кэшбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламалар алу өчен гариза биргән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.

«Татарстанда 64 балалар сәламәтләндерү лагере һәм базасы Туризм буенча дәүләт комитеты тәкъдим иткән өч туристик компаниянең берсе белән килешү төзеде. Бүгенге көндә инде кэшбэк системасында ата-аналар 253кә якын гариза рәсмиләштерергә өлгерде», — дип сөйләде докладчы.

Садыйков, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, баланың җәйге ялы хезмәте өчен түләүнең бер өлешен кире кайтару системасын кертү процессы эшләнүен искә төшерде.

«Әйтик, ата-ана юллама өчен 10 мең сум түли. Туроператор үз хезмәтләре өчен путевка бәясенә 6 процент өстәгәч, 10,6 мең сум чыга. Әти-әнигә „Мир“ картасына 5,3 мең сум кире кайтарыла», — дип өстәде ул.

Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары сүзләренә караганда, бу программада бары тик стационар лагерьлар гына катнаша ала, аңа палатка һәм мәктәп яны лагерьлары, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары эләкми.

«Федераль дәрәҗәдә мәктәп яны һәм палатка лагерьлары да программада катнашыр дип өметләнәбез. Җәйге кампания тәмамланганнан соң, 15 сентябрьдә, кэшбэк процедурасы тәмамлана. Төбәкләрдән барлык теләк-тәкъдимнәр дә җыелыр дип уйлыйм. Без, әлбәттә, үз лагерьлары булган зур предприятиеләрнең, „Черноморец“ республика үзәге кебек үк, мөстәкыйль операторлар рәвешендә эшләвен тәкъдим итәрбез», — диде Садыйков.

25 майда балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру буенча Эчке туристик сәфәрләргә ярдәм итү программасы (балалар лагерьларына юлламалар өчен кэшбек программасы) старт алды. Ата-аналар җәйге сменаларга балалар стационар лагерьларына юллама сатып ала һәм түләнгән сумманы 50 проценты күләмендә кире кайтарыла ала, ләкин ул 20 мең сумнан да артмый. Акча автомат рәвештә юллама сатып алынган «Мир» картасына (лояльлек программасында теркәлгән) әйләнеп кайтачак.