news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы башлыгы югары уку йортларына керү тәртибен аңлатты

Гаризаны бердәм дәүләт имтиханын тапшырганга кадәр язарга мөмкин.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Абитуриентлар югары уку йортларына гаризаларны 20 июньнән 17 августка кадәр тапшыра ала. Беренче канал эфирында мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков шул турыда әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, гаризаны бердәм дәүләт имтиханын тапшырганга кадәр язарга мөмкин булачак. БДИны уздыру вакыты COVID-19 пандемиясе аркасында күчерелде.

Беренче бердәм дәүләт имтиханы 3 июльдә башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары әдәбият, информатика һәм географияне тапшырачак. Шартлар да үзгәрде: имтиханнарны югары уку йортларына укырга керергә җыенган (780 мең бала) укучылар гына язарга тиеш булачак. Ә аларны имтиханда бер-берсеннән кимендә метр ярым ара калдырып утыртачаклар.

Элегрәк Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов БДИ үткәрү даталары кабул итү кампанияләренең срокларына йогынты ясамаячак, дип белдергән иде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта яңа коронавирус инфекциясе кабынуын пандемия  дип игълан итте. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда әлеге инфекция белән 5,4 миллионнан артык зарарлану очрагы теркәлгән, 343 меңнән артык кеше үлгән. Россиядә COVID-19 авыруына 362 342 кеше диагностика узган, шулардан 13129 кеше терелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100