Майдагы ялларда балалар бакчаларында кизү төркемнәр ачыла

Балалар бакчаларында кизү төркемнәр 4 майдан 7 майга кадәр эшләүче ата-аналар өчен ачык булачак.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда балалар бакчаларында 4 майдан 7 майга кадәр эшләүче ата-аналарның балалары өчен кизү төркемнәр оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Укучылар 1 майдан 10 майга кадәр укымаячак. Бәйрәм көннәрендә эшләүче ата-аналарның балалары өчен балалар бакчаларында кизү төркемнәр оештырыла», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Россия Президенты Владимир Путин май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итте. Шулай итеп, Россия халкының ял вакыты 1 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк.