Татарстанда, белем бирү өлкәсендә иң яхшы проектларны барлау максатыннан, конференция уза

Әлеге чара инновацион потенциалга ия булган яшьләрне барлау, укучылар, студентлар һәм яшь педагог арасында даими элемтә урнаштыруны максат итеп куя

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә – 28 апрельдә Казан педагогика колледжында “Трансформер – 2009” республика конкурсының икенче туры кысаларында фәнни-гамәли конференция уза. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыгының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, бәйге гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары, педагогика уку йортлары студентлары һәм ТРның яшь педагоглары арасында белем бирү өлкәсендә иң яхшы проект эшләрен барлау максатыннан оештырыла.
Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге татар республика комитеты, “ТР Яшь педагоглар берләшмәсе” яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла. Һәм инновацион потенциалга ия булган яшьләрне барлау, укучылар, студентлар һәм яшь педагог арасында даими элемтә урнаштыруны максат итеп куя.
Җыенда ТР Мәгарифне үстерү институты, ТДГПУның Педагогика һәм психология институты, “Сәләт” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәре мәктәпләре укытучыларының катнашуы көтелә.