Спорт академиясендәге онлайн дәресләр студентларның укуга кызыксынуын арттырган

Академия студентларының 85 проценты дистанцион укуга күчкән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Дистанцион укуга күчкәч, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентларының активлыгы тагын да артты. Бу хакта академия ректоры Йосыф Якубов журналистларга хәбәр итте. Бүген журналистларны студентларга дистацион укыту ничек оештырылганын күрсәттеләр.

«Дәресләр кичектерелмәде, алар график буенча бара. Без барлык практик дәресләрне соңгарак күчердек, ә теоретик дәресләр расписание буенча үткәрелә. Студентларның активлыгы бик югары булуф гаҗәпләндерә», — дип сөйләде Йосыф Якубов.

Аның сүзләренчә, дистанцион укуга күчү өчен зур финанс чыгымнары таләп ителмәгән. «Без элемтәне тәэмин иткән тиешле структураларга трафик өчен түләдек», — диде ректор.

Хәзерге вакытта студентларның 85 проценты онлайн режимда, интернет аша үз өйләрендә белем ала. Ә калганнары, Казаннан ерак яшәү сәбәпле, әле өйләренә кайтып җитмәгән.

Уку йорты өчен онлайн укытуга күчү яңалык түгел. Монда болай да ярышларга һәм укыту-тренировка җыеннарына йөреп торучы спортчылар белем ала. Академиядә дистанцион укыту системасы күптәннән эшли. Әмма вуз алдына барлык дәресләрне, хәтта гимнастика, акробатик рок-н-ролл, футбол һ.б. кебек дәресләрне дә онлайн-форматка күчерү бурычы куелган.

«Эш тагын да арткан кебек, чөнки барлык практик дәресләрне дә видеорежимга күчердек, кайберләрен методик дәрәҗәгә кадәр эшкәрттек», — дип сөйләде гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире урынбасары Любовь Ботова. 

Фитнестан тыш, анатомия, допингка каршы, физиология укытучылары үз лекцияләрен веб-камералар ярдәмендә үткәрә.

«Безнең бурыч — студентларның материалны ни дәрәҗәдә үзләштерүен белү. Студентлар биремнәрне үти һәм аларны укытучыга җибәрә, мин аларның эшләрен бәялим һәм баллар куям. Шулай укытабыз», - дип аңлатты медицина-биология дисциплиналары кафедрасы доценты Эльмира Шәмсувәлиева.

Кайбер укытучылар лекцияләрне видеога яздыра, аннары үзләренең Youtube-каналларына урнаштыра.