Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясенең “Журналистика” номинациясе җиңүчеләре билгеле булды

Йомгаклау өлешендә 30га якын журналистик язма бәяләнде

 (Казан, 27 март, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казанда укытучылар һәм укучыларның Туфан Миңнуллинның (1935-2012) якты истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырылды. Бүген аның “Журналистика” номинациясе буенча йомгаклау өлеше “Татмедиа” мәйданчыгында үткәрелде.

Катнашучыларның журналистик язмаларын тәҗрибәле жюри – КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге мөдире Алсу Шәрипова, “Сөембикә” журналының әдәби редакторы Эльмира Закирова, “Ялкын” журналының бүлек редакторы Ләйсән Фәйзуллина һәм “Шәһри Казан” газетасы корреспонденты Линар Закиров бәяләде.

“Конференция конкурсының йомгаклау өлешенә үткән иҗади эшләрнең барысын да алдынгы урынга чыгырасы килде. Һәрбер язманың уңай ягы бар, һәм аларның һәркайсы берсен-берсе кабатламый. Кемдер ачык хат формасын сайлаган, кемдер интервью, кемдер мәкалә, очерк жанрларында иҗат иткән”, – дип, үз бәясен бирде Эльмира Закирова. Шул ук вакытта ул укучылар сайлаган темалар төрлелеген билгеләп узды. Бәя биргәндә, журналистик язмаларның башисемнәренә дә игътибар юнәлттек, диде ул.

Линар Закиров исә бәяләнгән язмаларның кайберләрендә фактик хаталар очравы турында әйтте. Мисал өчен, бер эштә Бөек Ватан сугышы 1941елның түгел, ә 1945 елның 22 июнендә башланган дип язылса, икенче бер язмада быел Җиңүнең 70 еллыгы түгел, 75 еллыгы бәйрәм ителүе әйтелгән.

“Хатаның кечесе-зурысы булмый. Мондый тарихи даталарны белергә кирәк. Шуңа укучылар киләчәктә игътибарлырак булсын иде”, – дигән теләкләрен җиткерде яшь журналист.

Конференция конкурсының жюри рәисе Васыйл Гарифуллин исә иҗади эшләрдә, фактик хаталардан тыш, грамматик, стилистик хаталар булуын билгеләп узды. “Кайбер балаларның татар телен камил белмәве сизелде. Без моның шулай икәнлегенә чыгышлар вакытында да инандык. Әмма бу хаталар – кайбер искәрмәләр генә, ягъни алар бөтен катнашучыларга һәм язмаларга кагылмый. Гомумән алганда, эшләр бездә бик уңай тәэсир калдырды”, – дип сөйләде ул һәм катнашучыларның эзләнүен һәм битараф булмауларын ассызыклады. Укучылар журналистик язма иҗат итеп калмыйча, күңел биреп, презентацияләр эшләгәннәр. Арада архивларда казынган, сугыш еллары хатларын укыган, хәтта аларны уку өчен латин графикасын үзләштергән балалар да бар. Шул ук вакытта язмаларның күпчелеге журналистика жанрлары кысаларында иҗат ителгән, дип сөйләде Васыйл Гарифуллин.

Жюри рәисе сүзләренчә, һәр иҗади эшнең үзенең өстен ягы бар: бер эш форма ягыннан камил булса, икенчесе теле, өченчесе тирән эзләнүле булуы белән алдырган. Шуңа бәя бирү шактый авыр булган. “Аның каравы, җиңүчеләр – иң лаеклылары”, – дип, фикерләре белән бүлеште Васыйл әфәнде. Иҗади эшләрне конференция кысаларында гына калдырмыйча, киңрәк аудиториягә җиткерү зарур, дип саный ул. Линар Закиров белән Ләйсән Фәйзуллина, үз чиратларында, жюри рәисенең бу сүзләрен хуплап, язмаларның кайберләренең “Ялкын” һәм “Шәһри Казан”да басылу мөмкинлеге турында әйттеләр.

Искәртеп үтәбез, эшләр 3 яшь төркемендә бәяләнде. Шул рәвешле, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясенең “Журналистика” номинациясе җиңүчеләре булып түбәндәге укучылар танылды:

5-7нче сыйныфлар яшь төркеме:

I урын – Батырханова Эльза (Лаеш районы Столбище урта мәктәбе);

II урын – Зәкәриев Алмаз (Яшел Үзәннең А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицее) һәм Фәттахова Зәлия (Лаешның 2нче урта мәктәбе);

III урын – Габитова Диләрә (Лаеш районы Столбище урта мәктәбе); Шакирова Зәлия (Кукмара районы Зур Кукмара урта мәктәбе) һәм Идиятуллин Илшат (Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбе).

8-9нчы сыйныфлар яшь төркеме:

I урын – Хәлилова Алсу ( Кукмара муниципаль районы “Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге”);

II урын – Кәримова Ләйсән (Лениногорск районының Иске Иштерәк төп гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Бәшәрова Инзилә (Әгерҗе районы Кичкетаң урта мәктәбе);

III урын – Галимуллин Айнур (Яр Чаллыдагы 5нче мәктәп); Нигъмәтҗанова Рәзилә ( Яшел Үзән районы Карахуҗа урта мәктәбе) һәм Сәлимова Сиринә (Кама Тамагы районы Олы Салтык урта мәктәбе).

10-11нче сыйныфлар яшь төркеме:

I урын – Хәбирова Ләйсән (Яр Чаллыдагы 32нче урта мәктәп);

II урын – Шәмсетдинов Морат (Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе) һәм Җамалиев Нияз (Казанның 1нче гимназиясе);

III урын - Галиева Алинә ( Актаныштагы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”); Мозаффарова Лилия (Казанның 9нчы гимназиясе) һәм Хөсниева Айгөл (Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе).

Хәзерге вакытта Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче гимназиядә конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара.