Россия Дәүләт Думасы депутаты Актаныш мәктәбендә балаларның туклануы белән танышты

2020-2021 уку елыннан башлангыч сыйныфларда белем алучы балаларны бушлай тукландыру планлаштырыла.

(Актаныш, 27 февраль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Рузилә Хәсәнова). 26 февральдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина районга эшлекле сәфәргә килде. Аның кысаларында ул Актанышның 2 нче урта мәктәбендәге балаларның туклануы белән танышты һәм район үзәк китапханәсенә китаплар бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында башлангыч сыйныфларда белем алучы балаларны бушлай тукландыру оештырылачак дип хәбәр итте. Әлеге яңалык мәктәпләргә 2020-2021 уку елыннан кертелер дип көтелә. Хәзерге вакытта аңа әзерлек эшләре бара. Әлфия Гомәр кызының да районга килүенең төп максаты шушы әзерлек белән танышу иде.

Актаныш районындагы барлык мәгариф учреждениеләрендә дә балалар кайнар аш белән тәэмин ителгән. Ә башлангыч сыйныфларда 1500 гә якын бала белем алуын исәпкә алсак, әлеге яңалык ата-аналар өчен зур сөенеч. Әлбәттә туклану сыйфатлы булырга тиеш. Бу хакта депутат та очрашу барышында да әйтте.

«Белем һәм тәрбия белән янәшә туклану да беренче урында булырга тиеш. Балаларны сыйфатлы азык белән тәэмин итү төп бурычларның берсе. ГМО һәм ясалма буяулар кушылмаган азыкларны сайларга кирәк», — диде ул.

Актанышның 2 нче мәктәбендә укучы балаларның ризыкларны яратып ашауларын да күзәтте Әлфия Гомәр кызы.

«Әлеге мәктәптә туклану тиешенчә оештырылган дияргә тулы нигез бар. Менюлар 12 көнлек итеп төзеп куелган. Ашханәдә чиста һәм җиһазлары да җитәрлек. Балалар ашый торган савыт-сабалар да яңа», — диде ул.