420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Башлыгының «Башкортстанның халык шагыйре Равил Төхвәт улы Бикбаевның истәлеген мәңгеләштерү турында»гы указы нигезендә Равил Бикбаев исемендәге ике стипендия булдырылды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган әлеге карар 26 февральдә хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Стипендияләр Башкортстан Республикасы территориясендәге дәүләт югары белем бирү оешмалары студентлары өчен каралган. Алар Башкортстан Республикасында туган телләр һәм әдәбиятны саклау, таныту һәм популярлаштыруга өлеш керткән өчен түләнә. Һәр стипендиянең күләме, төбәк коэффициентын исәпкә алып, 1200 сум тәшкил итә.