news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районында 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә

Объектны август аенда тапшырырга планлаштыралар.

(Чистай, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Чистай-информ», Гөлгенә Сафиуллина). Чистай районы Үзәк район дәваханәсе микрорайонында Полющенков урамында яңа мәктәп төзелә. Белем бирү учреждениесе 800 урынга исәпләнгән.

Берничә ел дәвамында Чистай икенче сменада белем алучы укучылар саны күп булган районнар арасында кала. Бу проблема шәһәрнең мәктәп яшендәге балалар күп яшәгән микрорайоннарда кискен сизелә, ә белем бирү учреждениесе нибары бер генә.

Якындагы белем бирү учреждениесе — 3нче гимназия чамадан тыш тулган. 1239 укучы хәзер әлеге белем бирү учреждениесендә белем ала, биредә шәһәрнең башка мәктәпләре белән чагыштырганда иң күп бала укый.

Яңа мәктәп төзүгә ихтыяҗ күптән барлыкка килә һәм «Заманча мәктәп» проекты кысаларында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа мәктәп барлыкка киләчәк. Бу 3нче гимназияне бушатырга һәм икенче сменада шөгыльләнүче укучылар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Белем бирү объектын төзүгә 720 миллион сум акча бүлеп бирелде. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан алып барыла. Булачак мәктәпнең гомуми мәйданы 11 520 квадрат метр тәшкил итәчәк», — дип сөйли Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов.

Мәктәп бинасы өч катлы булачак. Шулай ук комплекста 550 квадрат метр мәйданлы спорт залы төзеләчәк.

Объектны август аенда тапшырырга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100