Сингапур технологияләре безнең шартларга яраклаштырып кулланыла - Энгель Фәттахов

"Бөтен массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтеп барабыз. Минем эшемдә бу беренче урында тора”, - диде министр

 (Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу елны үзе өчен авыр ел булды дип санавын җиткерде. Чөнки ул мәгариф өлкәсенә башка тармактан килеп кергән кеше.

Журналистларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдергәннән соң, министр эшнең бик күп икәнлеген, килеп җитмәгән якларның да булуын белдерде. “Армия бик зур. Без үзебез генә муниципаль бермәлекләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ниләр булуын белеп тә бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә бөтен массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтеп барабыз. Минем эшемдә бу беренче урында тора”, - диде министр.

Э.Фәттахов узып баручы 2013 елны мәгариф системасы өчен әһәмиятле булды, дип саный. Федераль дәрәҗәдә һәм республика күләмендә мәгарифкә кагылышлы законнар кабул ителде. Моннан чыгып, министрлык үз эш системасын төзеде. Республикада шулай ук мәгарифне үстерү буенча “Киләчәк” программасы эшләп килә. Максатлар зурдан – укучыларны мәктәптән хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек итеп әзерләп чыгару.

Энгель Фәттахов бүген республика мәгариф системасында Сингапур технологияләренең безнең шартларга яраклаштырып куллануны билгеләп үтте. Моның белән ТР Мәгарифне үстерү институты һәм методик үзәкләр шөгыльләнә.

Министр, мәктәпкәчә белем бирү системасына тәфсилләп тукталып, балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү бурычы куелуын билгеләп үтте. Алар яңа уку-укыту комплектлары белән тәэмин ителгән, ноутбуклар һәм проекцион техника белән тәэмин итү планнары бар. “Киләчәк” стратегиясе буенча тәрбиячеләрне яңадан әзерләү өчен 29 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.

Киләсе елда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесе кабат үткәрелеп, 50 җиңүче билгеләнәчәк. Бу максатларга 50 млн. сум акча каралган. “Безнең өчен бу өстенлекле юнәлеш булып тора”, - диде министр.

Гомумбелем бирү системасы турында сүз алып, министр 2014 елның математика елы дип игълан ителүен кабат искә төшерде. Аның сүзләренчә, республиканың база мәктәпләрен математика сыйныфлары белән тәэмин итү көтелә.

Киләсе елда шулай ук һәр муниципаль берәмлектә өстенлекле мәктәпләр ачылачак. Алар яңа технологияләрне кертү өчен төп мәйданчыклар булып торачак.

2014 елда профессиональ белем бирүгә “Киләчәк” стратегиясе буенча 450 млн. сум акча каралачак. Моннан тыш, Татарстан федераль грант откан һәм 2014-2015 еллар дәвамында “машина төзелеше” юнәлеше буенча акча бүленәчәк.

“Без эш бирүчеләр, республика һәм федераль бюджет акчалары ярдәмендә кадрлар әзерләү үзәкләре оештырачакбыз. Безнең өчен бу – перспектив юнәлеш. Якын көннәрдә без профессиональ белем бирү системасын реформалаштыру, реорганизацияләү программасын кабул итәчәкбез”. – дип хәбәр итте министр.