news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен расладылар

Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга керү өчен иншаны апрель аенда яза ала.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен раслады. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йомгаклау иншасын үткәрүнең төп вакыты 2021 елның 5 апреленә билгеләнгән, өстәмә сроклар – 21 апрель һәм 5 май.

«Чыгарылыш сыйныф укучылары иншаны "незачет" алган яки төп срокта нигезле сәбәпләр аркасында яза алмаган һәм ул документаль рәвештә расланган очракта өстәмә срокта яза ала», – диделәр ведомствода.

11нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы БДИга юллама булып хезмәт итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар инша урынына изложение яза ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100