news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда федераль программа буенча ятим балаларга 300дән артык фатир сатып алынган

Республикада белем бирү сыйфатын күтәрү буенча алты дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның «Гражданнарга социаль ярдәм» федераль программасында катнашуы 2019 елда ятим балалар өчен 309 фатир сатып алырга мөмкинлек бирде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында хәбәр итте.

Докладчы сүзләренә караганда, 18 яшькә җиткән ятимнәр һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар торак алган. «Казан, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Болгар, Кукмара, Чистай, Түбән Кама, Әгерҗе, шулай ук Алексеевск, Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш һәм Сарман районнарында төзекләндерелгән торак биналар сатып алынды», – дип сөйләде ул.

Һадиуллин Татарстанның «белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә торган» алты дәүләт программасында катнашуын искәртте. Аерым алганда, «Һәркемгә уңайлы мохит», «Гражданнарга социаль ярдәм», «Мәгарифне үстерү» федераль программаларында һәм телләрне саклау һәм өйрәнү, мәгарифне, фәнне үстерү һәм кеше талантлары белән идарә итү буенча республика программаларын гамәлгә ашыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100