Ел башыннан алып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кайнар линиясенә балалар бакчаларында акча җыю буенча 48 мөрәҗәгать булган

Тикшерү вакытында коррупция гамәлләре 4 балалар бакчасында расланды

  (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 2013 ел башыннан алып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кайнар линиясенә балалар бакчаларында акча җыю буенча гражданнардан 48 шикаять кабул ителгән. Ата-аналар алардан мәктәпкәчә учреждение фондына, бинаны ремонтлауга һәм балалар бакчасын төзекләндерүгә, мебель, уенчыклар, язу кирәк-яраклары, сак хезмәте һ.б. өчен акча җыюлары хакында белдерә.
Бу проблема буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе Казаннан (9 мөрәҗәгать), Чаллы (4), Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт муниципаль районнарыннан ( 2 шәр), Түбән Кама, Арча, Алабуга, Баулы, Биектау һәм Нурлат муниципаль районнарыннан (1 әр).
Тикшерү вакытында коррупция гамәлләре 4 балалар бакчасында расланды: Баулы муниципаль районында “Миләшкәй” 2 нче балалар бакчасында, Казанның Идел буе районында 139 нчы бакчада, Вахитов районында 322 нче балалар бакчасында һәм Түбән Каманың 42 нчы балалар бакчасында.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләренең күчмә тикшерүләре нәтиҗәсендә Баулы муниципаль районының 2 нче баллар бакчасы мөдире Р.Галәветдинова үз теләге белән эштән азат ителгән.
Казанның 139, 322 нче балалар бакчалары, Түбән Каманың 2 нче һәм Арчаның 10 нчы бакчалары буенча материаллар ТР прокуратурасына һәм Тикшерү идарәсенең ТР буенча процессуаль контроль бүлегенә юнәлдерелгән, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында.