Бүгенге көндә республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 13 меңнән артык мәктәп яшендәге бала бар

Аларның 6 меңнән артыгы - күпчелек балалар укый торган мәктәпләрдә белем ала

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ, Айгөл Закирова). “Республикада “Һәркемгә уңайлы мохит”программасы нәтиҗәле рәвештә тормышка ашырылып бара . Бүгенге көндә, 35 гомуми белем бирү мктәбендә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен махсус шартлар тудырылган. Министрлар кабинеты тагын берничә белем бирү учреждениеләрендә физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен уңайлыклар тудыру турындагы яңа карар өстендә эшли”, - бүген, “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә “Гаилә һәм мәктәп” журналы уздырган “Физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы мәктәпкә әзерләү” исемле түгәрәк өстәл барышында , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека һәм попечительство бүлегенең әйдәп баручы консультанты Земфира Терентьева әнә шулай дип белдерде Бүгенге көндә Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 13 меңнән артык мәктәп яшендәге бала бар. Шушы ук категориядән 5929 бала махсус коррекцион белем бирү учреждениеләрендә укытыла. 6 меңнән артыгы - күпчелек балалар укый торган мәктәпләрдә белем ала.  
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мәктәптә укучы категориясе үз эченә саңгырауларны һәм начар ишетүчеләрне, сукырларны һәм начар күрүчеләрне, аяк-куллары йөрми торганнарны, сөйләмендә кимчелекләр күзәтелгәннәрне һәм психик авырулардан интегүче балаларны ала.
“Психик мөмкинлеге чикләнгән балалардан калганнары гомуми белем бирү мәктәпләрендә укый. Авыру балаларны укыту өчен максималь шартлар тудырылмаса да, законда каралганча, алар белем алу хокукына ия. Безнең педагоглар да мондый балаларга белем бирүдә сынатмый. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар да – башка балалар кебек үк мәктәп программасын үзләштерә, БДИ бирә һәм яшьтәшләреннән калышмыйча шулай ук һөнәри белем бирү учрежденияләрендә укый.”, - диде Земфира Терентьева.
 “Һәркем өчен уңайлы мохит” турында сөйләгәндә, махсус коррекция учреждениеләрендә белем алучы сукыр, саңгырау, кул-аяклары авырлык белән хәрәкәт итүче, авырлык белән сөйләшүче балалар турында да искә алу мөһим. Земфира Терентьева сүзләренә караганда, балаларның күпчелеге укый торган гомуми белем бирү мәктәпләрендә бу категориягә кергән балаларны укытырдай белгечләр җитешми. “Мәктәпләргә тифлопедагоглар (сукыр балалар белән эшләүче), логопедлар (сөйләме начар булган балалар белән эшләүче), сурдопедагоглар (саңгыраулар белән эшләүче), олигофрен –педагоглар (акылга тулы булмаучылар белән эшләүче) җитми. Без дә, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы да бу проблема барлыгы турында беләбез һәм моны яхшы якка үзгәртү өстендә эшлибез. Иң башта бу проблеманы хәл итергә кирәк. Бу проблема хәл ителсә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту буенча шартлар тудырырга нигез барлыкка киләчәк”, - дип белдерде ул. 
 Белем бирүче һөнәрен сайлаган кайберәүләрне “Һәркем өчен уңайлы мохит” программасы буенча, тифло-, сурдо- һәм олигофрен-педагог белгечлегенә укытканнар. Укытуларның гомуми чыгымы – 5 млн. сум
Земфира Терентьева әйтүенчә, физик мөмкинлеге чикләнгән баласы тиешле белемне ала алсын өчен, ата-ана шәһәрнең үзе яшәгән районында урнашкан мәгариф бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моннан тыш, республикада психологлар, медиклар, педагоглар кергән комиссия оештырылган. Биредә, физик мөмкинлеге чикләнгән балага отышлырак булырдай белем бирү учреждениесен билгелиләр. Балаларның күпчелеге йөри торган мәктәп, шундый ук мәктәптә индивидуаль программа буенча белем алу, махсус коррекцион учреждениеләрдә яки өйдә уку тәкъдим ителәчәк. Баласына кайсысы кулайрак булуын ата-ана үзе сайлап ала.
Бүгенге көндә, мәгариф системасында 52 махсус коррецион белем бирү учреждениеләре бар. Саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Камада, күз күреме бозылганнар өчен Яр Чаллы Казан шәһәрләрендә һәм Лаешта, сөйләмендә кимчелекләр күзәтелгән һәм аяк-куллары йөрмәүче балалар өчен Әлмәт, Казан, Чаллы, Түбән Камада, психик тайпылышлары булганнарга республиканың 16 район һәм шәһәрендә махсус белем бирү оешмалары бар.