news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче тапкыр көзге каникулларда мәктәп яны лагерьлары ачыла

14 меңгә якын бала 2-7 ноябрьдә 157 мәктәп базасындагы лагерьларда ял итә алачак.

Казанда беренче тапкыр көзге каникулларда мәктәп яны лагерьлары ачыла
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Көзге каникул вакытында Казан мәктәпләрендә укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары ачыла. Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Каникул вакытында Казанда соңгы елларда беренче тапкыр мәктәп яны лагерьларының көзге сменасы оештырылачак. 14 меңгә якын бала 157 мәктәп базасындагы лагерьларда ял итәргә ниятли. Биш көнлек смена 2-7 ноябрьдә узачак», - диде докладчы.

Лагерьлар иртәнге тугыздан көндезге өчкә кадәр ачык булачак, кизү сменалар исә 8.30 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Мәктәп укучысы өчен юллама бәясе биш көнгә 858,4 сум тәшкил итә, әмма әти-әниләргә аның 15 процентын, ягъни 128,75 сумын гына түләргә туры киләчәк. Көненә өч тапкыр ашату бәясе - 143,26 сум.

«Юллама бәясе бер дә кыйммәт түгел. Туклану чыгымнары тулысынча бюджет хисабына каплана», - дип аңлатма бирде әлеге саннарга Казан мэры Илсур Метшин.

  • Җәен коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп яны лагерьлары ачылмаган иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100