Сәламәтлекне саклау буенча комитет делегациясе КДМУда симуляция үзәгендә булды

Дмитрий Морозов балалар хирургиясен норматив-хокукый җайга салу турында лекция укыды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университетында Сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасының комитет делегациясе булды. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегацияне комитет рәисе Дмитрий Морозов җитәкли. Университетның актлар залында ул «Балалар хирургиясе — хәзерге Россиядә норматив-хокукый җайга салу» дигән лекция укыды һәм югары уку йортының укытучыларын һәм яшь галимнәрен бүләкләүдә катнашты.

Делегация составына шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина белеме бирү һәм кадрлар сәясәте Департаменты директоры Ирина Купеева, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, шулай ук республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре керде.

КДМУда алар югары уку йорты җитәкчелеге белән очраштылар, профессор Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасының симуляция үзәгендә, симуляцион укыту методлары кафедрасында, «Сәламәтлек саклауда сакчыл технологияләр» үзәгендә һәм медицина тарихы музеенда булдылар.