420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык оештырган «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» дип аталган форум-диалогта тел төрлелеген саклауда «Төп сүз» III Бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Бу хакта Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре уйлап тапкан «Ана Теле» онлайн мәктәбе» иң яхшы мультимедиа проектын өчен «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды.