Зәйнең 7 нче мәктәбендә “Ачык ишекләр” көне үтте

Аны Казан дәүләт технология университеты белгечләре үткәрде

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районының 7 нче мәктәбендә Казан дәүләт технология университеты белгечләре “Ачык ишекләр” көне үткәрде, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”.
Очрашуда әлеге уку йорты белән кызыксынучы шәһәр мәктәпләренең XI сыйныф укучылары катнашты. Университет 16 факультетта бакалавр, магистр юнәлешләрендә һәм башка бик күп төрле белгечлекләр буенча белем бирә. Моннан тыш өстәмә һөнәри белем бирү институты, фәнни эш белән шөгыльләнергә теләүчеләргә өзлексез белем бирү институты һәм югары уку йортына әзерлек факультеты, хәрби әзерлек бүлеге бар.
“Ачык ишекләр” көнендә югары уку йорты, белем бирү тәртибе турында мәгълүмат җиткерелде.