420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Түбән Кама, 26 октябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада балалар арасында үткәрелгән “Янгын куркынычсызлыгы” дигән конкурсның шәһәр этабы төгәлләнде.
Жюри игътибарына үз эшләрен (аларның күпчелеген рәсемнәр һәм төрле материаллардан эшләнгән әйберләр тәшкил итә иде) 100 дән артык бала һәм яшүсмер тәкъдим итте.
Иң яхшы эшләр истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары, шулай ук конкурсның республика этабына юлламалар белән билгеләп үтелде.
78 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең эшләре иң югары бәяне алды.