Быел Казанда Белем бәйрәме 2 сентябрьдә була

Казан мәктәпләре уку елын якшәмбе, 1 сентябрьдә, дә башлый ала.
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Быел Белем көне дүшәмбе, 2 сентябрьдә узачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.«Без Белем көнен 2 сентябрьдә үткәрергә киңәш итәбез. Әмма һәр белем бирү учреждениесе мөстәкыйль карар кабул итәчәк: теләсәләр — 1 сентябрьдә үткәрерләр, теләсәләр — икесендә, чөнки 1 сентябрь ял көне була», -  дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.Аның сүзләренчә, быел Казан мәктәпләренә беренче тапкыр 19 мең беренче сыйныф укучысы барачак, 120 меңгә якын мәктәп укучысы каникуллардан килә.Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим иткән, ул быел якшәмбегә туры килә.«Уку елын 1 сентябрьдә башлау теләге - ата-аналарга һәм балаларга, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү. Бу уку елына яхшы омтылыш булыр иде», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов..