Казанның “The Road” рок мәктәбе яңа “өй”гә ия булачак

Яшь рокчыларының булачак клубында башкарылган эшләр сыйфатын Казан мэры Илсур Метшин күздән кичереп кайтты

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Сентябрь аенда Казанның “The Road” рок мәктәбе яңа “өй”гә ия булачак – музыкаль учреждение өчен махсус бирелгән бинада капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Казанның яшь рокчыларының булачак клубында башкарылган эшләр сыйфатын Казан мэры Илсур Метшин күздән кичереп бәяләде.

Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанав, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, рок мәктәбе директоры Айрат Яруллин, “Грэйтстрой” ҖЧҖ подрядчы оешмасының генераль директоры Владимир Никишов һәм башкалар озата йөрде.

Бу елда, мәктәпнең бишьеллыгы уңаеннан, башкала хакимияте учреждениегә шәһәр үзәгендә махсус объект - Мәскәү урамы, 57а адресы буенча урнашкан йортка кушып төзелгән ике катлы бина бирде. “Иң мөһиме әлеге мәктәптә, Россиядә һәм дөнья күләмендә танылган йолдызлар белән бергә, үзебезнең рок-йолдызларыбыз да “кабынса” иде. Бирегә йөрүчеләрнең барысы да бәлки йолдыз булып танылмас, ләкин нинди генә очракта да мин аларның яхшы музыкантлар һәм рухи яктан бай шәхесләр булып тәрбияләнүләрен телим”, - дип ассызыклады Казан мэры.

Илсур Метшин, әлеге бинаны гади төзүчеләр генә түгел, ә бәлки кайчандыр музыка уен коралларында уйнаган һәм үзләре дә рок музыкасын яраткан һөнәр ияләре төзекләндергәне сизелеп тора, диде. Булачак мәктәпнең сыйныфларын карап йөргәндә шәһәр башлыгы биредә тәрбияләнүчеләрнең рок тарихын һәм Казанда әлеге музыкаль юнәлешнең ничек барлыкка килүен белергә тиешлекләренә басым ясады. Айрат Яруллин исә, җавап итеп, мәктәптә “Рок тарихы” дигән махсус предмет укытылачагын әйтеп үтте.

Айрат Яруллин хәбәр иткәнчә, бинада төзекләндерү эшләре инде тәмамланып килә икән. Су белән тәэмин итү, җылыту системасы, канализация, җилләтү буенча эшләр тәмамланган. Рок мәктәбе директоры булачак мәктәптә тавыш изоляциясе системасы турында аерым сөйләде. Укучылар бер-берсенә комачауламасын, уңайлы шартларда шөгыльләнә алсын өчен һәр сыйныф стенасына, идәнгә һәм түшәмгә махсус тавыш изоляцияләү панельләре, шулай ук махсус ишекләр һәм тәрәзәләр урнаштырылды, диде ул. “Мондый бинада балалар музыка белән сыйфатлы итеп шөгыльләнә ала һәм бу безгә уңышка ирешү өчен зур мөмкинлек”, - дип фикере белән уртаклашты А.Яруллин.

Электр җиһазларын монтажлау, идәнгә япма җәю, янгынга каршы системаны көйләү, сантехника буенча эшләр тәмамланып килә. Моннан тыш, хәзерге вакытта стеналар декоратив буяулар белән буяла, үзәк керү юлына баскыч, ишекләр куела. “Бүлмәләрнең күбесе инде әзер диярлек – мебель һәм җайланмалар урнаштырасы гына калып бара”, - дип сөйләде А.Яруллин. Ул әлеге проект буенча бүгенге көндә Россиядә башка моңа тиңдәшләр булмавын әйтеп үтте. Яңа бина – ул бары тик рок мәктәбен урнаштыру өчен генә проектлаштырылган бердәнбер мәйданчык.

А.Яруллин сүзләренчә, сентябрь аенда мәктәп ачылганнан соң биредә 7 яшьтән артып киткән 60-70 бала белем алачак. Мәктәптә балалар һәм яшүсмерләр арасында 10нан да ким булмаган рок төркемнәре оештырылачак. Биредә белем алучылар белән төрле белгечлекләр буенча 10 укытучы шөгыльләнәчәк. Мәктәп җитәкчелеге бинада, уку мәйданчыгыннан тыш, рок музыкасы белән шөгыльләнә торган яшьләр дәресләрдән соң иҗади атмосферага чумып, иркенләп аралаша алсын өчен үзенә бөртөрле шәһәр рок клубы мохитен булдырырга ниятли.

Казан – Россиядә рок мәктәбе булган беренче шәһәр. Әлеге гамәлдән соң башка шәһәрләрдә дә мондый проектлар эшли башлаган. Казанда рок мәктәбен булдыру фикерен үз вакытында Борис Гребенщиков, Вадим Самойлов, Андрей Сапунов кебек йолдызлар да хуплап чыккан иде. “Воскресение”, “Чиж и Ко”, “Ляпис Трубецкой”, “Тантра” төркемнәре укучыларга мастер-класслар тәкъдим иттеләр.

Бу хакта Казан мэриясенең http://old.kzn.ru/ сайты хәбәр итә.