Татарстанда яңа уку елына дип яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачыла

Бүген яңа балалар бакчасы Чүпрәле районында файдалануга тапшырыла

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Бүген, 26 нчы августта, Чүпрәле муниципаль районында 80 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырыла. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиковның, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның катнашуы көтелә.

Хәзерге вакытта Чүпрәле районында 942 балага исәпләнгән 29 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар, аларга 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 771 бала йөри. Балаларны балалар бакчаларына урнаштыру буенча электрон чиратта 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 55 бала теркәлгән, шул исәптән 9 бала – 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр.

Бүген ачылачак Иске Чүпрәленең 2 нче санлы балалар бакчасы барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Анда физкультура-музыка залы, методик кабинет, логопед кабинеты, дәресләр өчен кабинет, медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, учреждение территориясендә спорт-уен мәйданчыгы бар.

Казан нәниләре өчен 30 август көнне 260 тәрбияләнүчегә исәпләнгән “Умка” балалар бакчасы ачылачак. 31 августта исә Түбән Камада Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы ачылышы тантанасы көтелә. Азнакайда бу көнне яңа 1 нче урта мәктәптә “өй туе”н билгеләп үтәчәкләр.

Белем көнендә Татарстанда Аксубай, Азнакай, Балтач, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 мәктәп үз балаларны кабул итү өчен ишекләрен ачып җибәрәчәк. Шулай ук 1 нче сентябрьдә республика шәһәр һәм районнарында 16 балалар бакчасы файдалануга тапшырыла, аларның 8е – авыл җирлегендә.