Россиянең кайбер вузлары рәсми сайтларында БДИның минималь балларын киметеп күрсәтә

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте уздырган мониторинг нәтиҗәләре шул хакта сөйли

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Кайбер югары уку йортлары һәм филиаллар рәсми сайтларында абитуриентлар өчен аерым фәннәр буенча БДИның минималь баллын киметеп күрсәтә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан вузларның сайтларын мониторинглау нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Ведомство алдан хәбәр иткәнчә, югары уку йортына керү өчен балларның түбәндәге минималь саны кирәк: рус теленнән – 36, математикадан – 27, физикадан – 36, химиядән – 36, информатикадан – 40, биологиядән – 36, тарихтан – 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 42, рус әдәбиятыннан – 32, чит ил телләреннән – 22.