Кайбычта быел өч мәктәпкә капиталь ремонт ясала

Ульянково мәктәбен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 8 миллион 900 мең сум акча бүлеп бирелгән

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Кайбыч муниципаль районының Ульянково мәктәбен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 8 миллион 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Райондагы Бәрлебаш төп һәм Чүти урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә дә яңарту эшләре башкарыла.
Ульянковода ремонт ике атна элек башланган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фир¬дүс Әхмәтов әйтүенчә, бу уку йортын төзекләнде¬рүгә республика бюджетыннан 8 миллион 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Апас районының Ринат Миначев җитәкчелегендәге төзелеш оешмасына йөкләнгән ремонт. Анда Үзбәкстаннан, Мари Иленнән, Нурлат районыннан килгән өч бригада эшли.
– Безнең мәктәпкә ремонт күптән кирәк иде инде. Төзүчеләргә эш җитәрлек. Алар түбәнең бер өлешен алыштырачак, тәрәзәләр пластик була, идән җәя, стеналарны эчке яктан гипслы картон белән тышлыйлар, асылмалы түшәм дә вәгъдә итәләр, канализация дә үткәрәләр. Эшне сыйфатлы итеп башкаруларын контрольдә тотабыз. Бөтен уңайлыклары булган мәктәп барыбызның да хыялы инде ул, – ди Ульянково мәктәбе директоры Наталья Челнокова.
Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы хәбәр итә.