Татарстанда югары уку йортларына кермәүче укучылар рус теленнән имтихан тапшырды

Дәүләт чыгарылыш имтиханы формасындагы йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен 81 пункт ачылды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаучылар рус теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырды. Татарстанда дәүләт чыгарылыш имтиханында катнашу өчен унберенче сыйныфның 1009 укучысы гариза биргән иде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Быел рус теленнән дәүләт имтиханын 1217 кеше тапшырды. Аларның 81е - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, 127се - Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән, шулай ук мәктәпне тәмамлаучы 1009 укучы иде», - диделәр министрлыкта. 

Быел дәүләт чыгарылыш имтиханы формасындагы йомгаклау аттестациясен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар, инвалидлар, инвалид балалар һәм иректән мәхрүм итү урыннарында булган укучылар гына түгел, югары уку йортларына укырга керергә җыенмаучылар да тапшыра ала.

Татарстанда аттестация үткәрү өчен 81 пункт ачылды. Аудиторияләрдә югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен онлайн-видеокүзәтү үткәрелде. Пунктларда һәм җәзаларны үтәү системасы учреждениеләрендә офлайн-видеокүзәтү оештырылган иде.