Түбән Кама политехника көллияте 55 еллыгын бәйрәм итте

Шәһәрнең беренче төзүчеләренә белем биргән педагогларга, төзелеш тармагы ветераннарына, хәзерге укытучыларга, шулай ук көллият персоналына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Түбән Кама Е.Н.Королев исемендәге политехника көллияте ачылуга 55 ел тулды. Бәйрәм концертына ветераннар — беренче төзүчеләр, педагоглар, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар чакырулы иде.

Бәйрәм көллият тарихы турында видеоязма карау белән башланып китте. Студентлар үз уку йортларына багышлап иҗат иткән җырларын башкардылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте коллективына төп максатларында — безнең икътисад өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә уңышлар, чиксез илһам, нык сәламәтлек, иминлек, иң зур планнарыгыз һәм ниятләрегезнең тормышка ашуын телим. Юбилеегыз белән сезне, кадерле дуслар!», - дип чыгыш ясады Түбән Кама мэры Айдар Метшин.

Моннан тыш, Түбән Кама мэры шәһәрнең беренче төзүчеләренә белем биргән педагогларга, төзелеш тармагы ветераннарына, хәзерге укытучыларга, шулай ук көллият персоналына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Бәйрәм Түбән Кама иҗат коллективлары һәм студентларның чыгышлары белән үрелеп барды.