Әлмәттә Россия Махсус Олимпиадасы программалары буенча ярышлар уза

Ярышлар Әлмәт шәһәренең “Алнас” стадионында үткәрелә
(Казан, 26 май, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 28-29 маенда акылга зәгыйфь балалар арасында Россия Махсус Олимпиадасы программалары нигезендә мини-футбол, армрестлинг һәм өстәл теннисы буенча республика ярышларын уздыра.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышлар Әлмәт шәһәренең “Алнас” стадионында үткәрелә. Анда Бөгелмә, Арча, Азнакай, Мамадыш, Минзәлә, Ютазы районнары мәктәп-интернатлары, Чистай шәһәренең – 10 нчы һәм Казан шәһәренең 61 нче мәктәбе укучылары - барлыгы 100 кеше катнаша.