А.Гыйльметдинов: «Хәзерге вакытта югары уку йортлары 16543 бюджет урыны тәкъдим итә ала»

Тагын 25 меңләбе - бюджеттан тыш, ләкин урта белем алып чыгучылар саны быел бик аз, дип искәртә ТР мәгариф һәм фән министры

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашында брифинг булды. Татарстанда быел белем алып чыгучы яшьләрнең алга таба һөнәр алу буенча юнәлешләре темасына багышланган әлеге чара республика шәһәр һәм районнары белән видеоконференция режимында алып барылды.

 Быел республикада барлык төр уку йортларын 72 меңнән артык егет һәм кыз тәмамлый, шуларның 26225е тулы урта белем алып чыгачак һәм бу соңгы елларда иң киме.

Мәктәп һәм гимназияләрне тәмамлаучыларның 96 проценты алга таба белем алырга, 915е (ягъни 3,5 проценты) эшкә керергә, 37се армия хезмәтенә китәргә теләк белдергән. Ә инде укырга керергә теләүчеләрнең 71 проценты югары белем алмакчы, 17 проценты урта һөнәри һәм 8 проценты башлангыч һөнәри белем алырга планлаштыра.

 Шул ук вакытта быел 14605 кеше башлангыч һөнәри белем алып чыга һәм 1318е урта һөнәри белем алырга теләк белдерә. Урта һөнәри белем алып чыгачак 8611 егет һәм кызның 1262се югары белем алуны күздә тота.

 Хәзерге вакытта Татарстан югары уку йортлары, ә алар 37 һәм 58 филиал, 16543 бюджет урыны тәкъдим итә ала, тагын 25 меңләбе - бюджеттан тыш.
 Шундый мәгълүматлар китереп, А.Гыйльметдинов республикадагы кайбер югары уку йортларына ябылу куркынычы яный, дип саный. Дөрес, әгәр ул уку йортлары үзләренә Россиянең башка төбәкләреннән, БДБ илләреннән дә абитуриентлар җәлеп итә алу-алмау мөмкинлеге дә бар. Шуңа күрә мондый авыр вазгыятьтән чыгу юлын югары уку йортлары үзләре табарга тиеш, дип белдерде ул.