Мөслим укучылары бөтенроссия иҗади конкурсында җиңгән

Алар Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулуга багышланган бөтенроссия иҗади конкурста катнашты.

(Мөслим, 26 апрель, «Татар-информ», «Авыл утлары»). Мөслим гимназиясе укучылары язучы Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулуга багышланган бөтенроссия иҗади конкурсында җиңде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

8а сыйныф укучысы Алсу Шәрифуллина һәм 7а сыйныф укучысы Адилә Бәдертдинова «Актерлык осталыгы» номинациясендә беренче урынны яулады. 5а сыйныф укучысы Данияр Кашапов шул ук номинациядә икенче булды. Даниярның сыйныфташы Назлыгөл Солтанова «Рәсем» номинациясендә беренче булды.

Балаларны рус теле һәм әдәбиятыннан укытучылары Чулпан Хәйруллина әзерләгән.