Татарстан укучылары француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды

Вера Шумилова белән Эмиль Кәримов 98 җиңүче арасында керде.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы булды. Россиянең төрле субъектларыннан 98 җиңүче һәм призер арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар.

Татарстаннан катнашкан дүрт укучының икесе призлы урын яулады. Алар — Түбән Каманың 22 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Вера Шумилова һәм  Казандагы 9 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Эмиль Кәримов. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадада барлыгы 218 кукучы катнашкан.

«Безнең призерларны әлеге бәйгегә әзерләгән педагогларны һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Европа телләре һәм мәдәниятләр кафедрасының профессорлар-укытучылар составына зур рәхмәт белдерәбез», диелә министрлык хәбәрендә.