news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар сәүдәгәрләренә багышланган беренче академик монография чыкты

Фәнни хезмәттә сәүдәгәр Сәйдәшевлар нәселе тормышы турында язылган.

Татар сәүдәгәрләренә багышланган беренче академик монография чыкты
Рамил Гали

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты татар сәүдәгәрләре нәселе турында беренче монография чыгарган. Ул Сәйдәшевлар нәселенә багышланган.

«Сәйдәшевлар нәселе бүгенге көндә онытылып бара. Үз вакытында абруйлы нәсел булган. Кайбер вәкилләрен „татар губернаторы“ дип йөрткәннәр, чөнки аларның татар тормышына йогынтысы шактый зур булган. Сәүдәгәрләрнең күбесе меценат булган. Алар җәмгыять, халык, милләт, дин, җәмгыять файдасына үзенең хезмәтен юнәлткән», — дип сөйләде Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Тарихчы сүзләренчә, Сәйдәшевлар нәселенә нигез салучы Әхмәтҗан Сәйдәшевне хәзерге сүзләр белән «self-made man» дип атап була. «Ул үзен үзе ясаган, бай гаиләдән чыкмаган. Ул үз капиталын озак еллар дәвамында җыйган һәм зур фирмалар төзегән», — дип сөйләде Гыйбатдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

«Татар эшмәкәрлеге тарихы битләре: сәүдәгәр Сәйдәшевларның династиясе» фәнни хезмәте 1906-1914 елгы архив материаллары һәм гаммәви мәгълүмат чараларындагы мәгълүматка нигезләнеп эшләнгән.

Марат Гыйбатдинов татар сәүдәгәрләренә багышланган китапларның киләчәктә дә бастырылачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100