news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел йөздән артык мәктәп һәм лагерьлар мәгариф системасын үстерү өчен грантлар алачак

Математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерүгә грант алу өчен 12 мартка кадәр гариза бирергә кирәк.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). 2020 елда йөздән артык мәктәп һәм лагерьлар математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерү өчен грантлар алачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2020 елда мәгариф оешмалары һәм лагерьлар арасында математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерүгә грантлар алу өчен өч конкурс игълан ителгән.

Алар җиңүчеләргә мәктәп укучылары өчен чаралар үткәрергә, мәгариф һәм икътисад өлкәсендәге заманча таләпләр буенча белем бирү программаларын яңартырга, инновацион җиһазлар сатып алырга, укытучыларның квалификациясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурсларга гаризалар 12 мартка кадәр кабул ителә. Грантлар «РФ санлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100