Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф министрлыгы өйдә белем алу тәртибен билгеләде
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе проектын эшләде, ул өйдә белем алуга күчү турындагы бүлекне үз эченә ала.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе проектын эшләде, ул өйдә белем алуга күчү турындагы бүлекне үз эченә ала. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Тәртипнең аерым бүлегендә гаиләдә яки үзлектән белем алу формасында укучылар өчен белем бирү эшчәнлеген оештыру җайга салынган, документлар исемлеге, шулай ук ук укучыларның гаиләдә яки үзлектән белем алу формасына күчү өчен гамәлләр алгоритмы билгеләнгән», - диелә проектка аңлатма язуында.
Документ нигезендә баланың ата-аналары яки законлы вәкилләре, укучының фикерен һәм психологик-медицина-педагогик комиссия тәкъдимнәрен исәпкә алып, гаиләдә укыту формасына күчү турында карар кабул итә ала.
Документта шулай ук ата-аналарга яки опекуннарга мәктәпкә һәм муниципаль хакимияткә тапшырырга тиешле документларны күрсәтеп, гаилә белеменә күчү тәртибе язылган.
Өйдә уку формасына күчкән бала теләсә кайсы вакытта мәктәптә белем алуга әйләнеп кайта ала, дип билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз